Noble Quran » Татарча » Sorah At-Takathur ( The piling Up )
Choose the reader
Татарча
Sorah At-Takathur ( The piling Up ) - Verses Number 8
أَلْهَاكُمُ التَّكَاثُرُ ( 1 )
Сезне ахирәт өчен кирәк булган гамәлләрдән гафил кылды, алдады, мәхрүм итте, дөнья малын күбәйтү белән мактанышуларыгыз.
حَتَّىٰ زُرْتُمُ الْمَقَابِرَ ( 2 )
Хәттә үлеп кабергә кергәнегезгә хәтле алдануыгызны, дәвам иттердегез.
كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ( 3 )
Юк, алданмагыз, әле дөньяга алданып тыныч кына яшәсәгез дә, тиздән белерсез алданганыгызны!
ثُمَّ كَلَّا سَوْفَ تَعْلَمُونَ ( 4 )
Янә әйтәмен, әле тыныч кына йөрсәгез дә мәңгегә алданганыгызны тиздән белерсез!
كَلَّا لَوْ تَعْلَمُونَ عِلْمَ الْيَقِينِ ( 5 )
Юк алданмагыз, әгәр дөньяга алданып ахирәттән мәхрүм калуның иң зур алдану икәнен чын белү белән белсәгез, әлбәттә, дөньяга һич тә алданмаган булыр идегез.
ثُمَّ لَتُسْأَلُنَّ يَوْمَئِذٍ عَنِ النَّعِيمِ ( 8 )
Соңра сезне ахирәт гамәленнән мәхрүм иткән дөнья нигъмәтләреннән соралырсыз. Бит Аллаһ сезгә гакыл фикерне һәм күз, колак, телне һәм аяк-кулны дөньяда яшәр өчен генә түгел, бәлки ахирәткә хәзерләнер өчен биргән иде, шулай ук дөнья байлыгын да ахирәткә хәзерләнү өчен кулланырга биргән иде.
Random Books
- Мин мөселманБу кыска гына китап балалар өчен динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338175
- Вәгәзлзр һәм дәресләрБу китапта вәгәзлзр һәм дәресләр җиелган.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330719
- Ир белән мөгәмәләт итү серләреИр һәм хатын арасындагы бәхетнең вә шатлыкның хакыйкатькә чыгуын өстәп һәм дә алар арасындагы нәфрәт вә күңелсезлекләрне бетерүгә бер сәбәп булсын дип, ошбу язма тәкъдим ителә.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330725
- Балаларга пәйгамбәрләр тарихыБу пәйгамбәрләр кыйссасын, кадерле вә газиз балалар өчен җиңел вә аңлаешлы итеп һәм дә булдыра алганча кыскартып язылды. Һәрбер пәйгамбәр кыйссасы азагында, балаларның аңлауларын ныгытыр өчен сораулар куйелды вә кыйссадан алынган кайбер файдалар һәм гыйбрәтләрне билгеләп уздырылды.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330713
- Иң кирәкле догаларАллаһ әйтте: «Мине итагатьлек белән зикер итегез! Мин сезне савап вә мәгьфират белән искә алырмын. Миңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз».
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338569