Noble Quran » Татарча » Sorah Ad-Dhuha ( The Forenoon )
Choose the reader
Татарча
Sorah Ad-Dhuha ( The Forenoon ) - Verses Number 11
وَاللَّيْلِ إِذَا سَجَىٰ ( 2 )
Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
مَا وَدَّعَكَ رَبُّكَ وَمَا قَلَىٰ ( 3 )
Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: "Иртәгә җавап бирермен", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: "Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
وَلَلْآخِرَةُ خَيْرٌ لَّكَ مِنَ الْأُولَىٰ ( 4 )
Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
وَلَسَوْفَ يُعْطِيكَ رَبُّكَ فَتَرْضَىٰ ( 5 )
Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
أَلَمْ يَجِدْكَ يَتِيمًا فَآوَىٰ ( 6 )
Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
وَوَجَدَكَ ضَالًّا فَهَدَىٰ ( 7 )
Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
وَوَجَدَكَ عَائِلًا فَأَغْنَىٰ ( 8 )
Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
فَأَمَّا الْيَتِيمَ فَلَا تَقْهَرْ ( 9 )
Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
Random Books
- Әбү Хәнифәнең «әл-Фикһ әл-Әкбәр» китабына кыскача аңлатмаАллаһ тәгалә һәрбер гасырда Коръәнгә вә Сөннәткә чакыручы һәм ширек вә мәҗүсилек нәҗесләреннән пакьләнергә, бидгать вә хорафат караңгылыгыннан яктылыкка чыгарга ярдәм итүче галимнәрне бар итте. Әбү Хәнифә ошбулардан иделәр. Алар барысы да Коръәнгә һәм Сөннәткә тынуга кирәклектә вә бу ике асылга хыйлаф иткән барча карашны калдыруда бердәм карашта иделәр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338171
- Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330729
- Хатын-кызлар фикхыХхатын-кызлар өчен булган бу кыска гына китапны динебезне, өммәтебезне вә милләтебезне күтәрүгә бер сәбәп булсын дип әзерләнде. Чөнки күп кенә хатын-кызлар үзләренә кагылышлы гади гына хөкемнәрне белеп бетермиләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/330729
- БАЛАЛАРГА ЙӨЗ ДӘ БЕР СОРАУБалаларга ислам дине турында йөз дә бер сорау.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338571
- Күп хатынлыкБезгә кадәр булган заманалардан башлап инде христиан-Аурупа фикерләренең үсентесе үсеп чыкты. Ул фикерләр хәзерге вакытларда көчәеп, мөселманнар арасында киң тамыр җәеп килә. Күп кенә мөселманнар бу фикерләрнең Ислам гакыйдәсенә каршы килгәнлеген аңламыйлар, яки аңларга да теләмиләр. Шуларның бер-се; мөселманга дүрт хатын алуга каршы булган фикерләр.
Formation : Ниязетдин мулла Миңлеәхмәт әл-Хәнәфи
Source : http://www.islamhouse.com/p/338173